Телефон аферистларына пенсионерларны алдарга булышкан Татарстан кешеләрен хөкем иттеләр
Татарстанда телефон аферистларына пенсионерларны 1,5 миллион сумга алдарга ярдәм иткән 19 яшьлек – Казан һәм 20 яшьлек Чаллы кешесенә карата хөкем карары чыгарылды. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
2022 елның апрелендә алар мошенникларга өлкән яшьтәге алданган кешеләрдән акча җыярга ярдәм иткән. Аферистлар, пенсионерларга шалтыратып, аларны «куркынычсыз счетларга» акча күчерергә күндергән. Нәтиҗәдә, акча әлеге егетләрнең счетына күчкән. Алар, үзләренә билгеле бер процент калдырып, акчаның төп өлешен оештыручыларга тапшырган.
Шул рәвешле, Омскида яшәүче ир-ат һәм Королев шәһәрендә гомер итүче хатын-кыз мошенниклар корбаны булган. Алар 1,5 миллион сум акчасыннан колак каккан.
19 яшьлек Казан кешесе үз гаебен таныган һәм пенсионерларга 1 миллион сум акчаларын кире кайтарган. Чаллы кешесе исә барысын да кире каккан, аннан 95 мең сум акча алганнар.
Суд егетләргә шартлы җәза бирде – 1,5 һәм 2 ел сынау срогы белән 2 һәм 2,5 елга ирекләреннән мәхрүм итте.
Хәзерге вакытта полицейскийлар әлеге җинаятьтә катнашы булган башка мошенникларны эзли.