Путин күп балалы гаиләләр өчен ипотека күләмен арттыру мөмкинлеген карарга кушты
Россия Хөкүмәте өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека кысаларында кредит күләмен арттыру мөмкинлеген караячак. РФ Президенты Владимир Путин 26 майда узган «Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы әгъзалары белән очрашу нәтиҗәләре буенча тиешле йөкләмә бирде.
«Ташламалы ипотека программасы кысаларында 3 һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләр өчен ипотека торак кредитының (займ) максималь күләмен арттыру мөмкинлеге турындагы мәсьәләне карарга. РФ субъектлары территорияләрендә (Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсеннән тыш) гомуми мәйданы 60 квадрат метрдан артык булган торак сатып алу өчен – 9 млн сумга кадәр, гомуми мәйданы 80 квадрат метрдан артканда 12 млн сумга кадәр», – диелә документта.
1 сентябрьгә кадәр Министрлар Кабинеты доклад әзерләргә тиеш.