Миасс шәһәрендәге «Гаилә» мәчете янында Коръәнгә һәйкәл куйганнар
Миасс шәһәренең «Гаилә» мәчете территориясендә Коръәнгә һәйкәл куйганнар. Аны Радик Газизов ясаган. Бу турыда Чиләбе татарлары конгрессы «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте.
«Селянкино бистәсендәге безнең беренче шәһәр мәчете «Гаилә» дип атала. Шунлыктан вафат булган әти-әнием Газизов Шәргулла Гәрәй улы һәм Газизова Лүзә Миңнулла кызы, шулай ук шәһәребездәге барлык мөселманнарның якты дөньядан киткән әти-әниләре истәлегенә мәчеткә скульптур композиция бүләк итәргә булдык. Имам Әхмәт хәзрәт шундый идея белән чыкты, миңа илебезнең башка мәчетләрендәге төрле мәдәни объектларның фотоларын күрсәтте», - диде Радик Газизов.
Скульптураның авырлыгы 600 килограммнан артып китә. Ачып куелган китап битендә Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.с.) беренче булып иңдерелгән Коръән аятьләре язылган.
«Бу изге катнашкан Радик Газизов, Роман Газизов, Сергей Савкин, Рөстәм Насыйров, Сергей Петунин һәм Денис Нәфыйковка зур рәхмәтебезне белдерәбез», - диелә хәбәрдә.
Фото: ©https://vk.com/congresstatar74