Түбән Камада внедорожник самокатта барган кызны бәрдергән, бала үлгән
Түбән Камада внедорожник самокатта барган кызны бәрдергән. Кыз бала юлны җәяүлеләр кичүеннән чыга торган булган. Бу хакта «Татар-информ»га Республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.
Renault внедорожнигы кызны уздырмаган һәм баланы бәрдергән. Алынган җәрәхәтләрдән кыз урында ук үлә.
Агентлыкка билгеле булганча, кыз балага 9 яшь булган.