Миңнеханов Дума комитеты җитәкчесе белән төзелеш тармагын үстерү турында фикер алышты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Сергей Пахомов белән очрашты. Очрашу «РЕБУС 2023: Экономика строительства в историческом центре» Халыкара форумы кысаларында Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар төзелеш тармагын үстерү, төзелеш өлкәсендә административ каршылыкларны киметү, күпфатирлы йортлар белән идарә итү системасын камилләштерү һәм торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын модернизацияләү турында сөйләште.
Алдарак Сергей Пахомов һәм Дәүләт Думасы комитетының башка депутатлары Татарстанның мәдәни мирас объектларын реконструкцияләү һәм саклау тәҗрибәсе белән танышкан иде.
«РЕБУС 2023: Экономика строительства в историческом центре» Халыкара форумы Россия һәм чит илләр өчен шәһәрләрнең тарихи үзәкләрендә территорияләрнең тарихи мирасын һәм тәңгәллеген саклап калып, бизнесның икътисади активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча карарлар эшләү өчен мәйданчык булып тора.
Чара Казанда 3-4 июльдә уза, анда 15 илдән һәм Россиянең 50 төбәгеннән 2 мең вәкил чакырылган.