Корылык аркасында, Татарстан терлек азыгын әзерләү өчен күрше төбәкләргә мөрәҗәгать итә
«Бүгенге көндә малларга азык әзерләү белән зур проблема бар», - диде Марат Җәббаров.
Татарстанда корылык аркасында малларга азык әзерләү белән зур кыенлыклар чыккан. Татарстан терлек азыгын әзерләү өчен күрше төбәкләргә мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
Министр сүзләренчә, корылык бөртекле культура уңышын һәм терлек азыгын киметкән. Беренче чабудан азыкның нибары 25-30 проценты гына җыеп алынган. «Иң авыры Ютазы, Азнакай, Баулы якларында, чөнки анда явым-төшем бөтенләй диярлек булмады. Терлекчеклек белән ныклап шөгыльләнгән хуҗалыклар калган азыкларны куллана», – диде Марат Җәббаррв.
Татарстан күрше төбәкләрдән азык алу эшләре белән шөгыльләнә. «Кайбер уңайсызлыклар бар, тик әзерлек бара», – диде министр.
«Хуҗалыклар үз техникасы ярдәмендә күрше төбәкләрнең территорияләренә сенаж салалар. Яки төбәкләрнең хуҗалыклары белән килешәләр һәм сенажны алар сала. Кышкы чорда, кирәк булганда, аны безнең территориягә чыгарырга туры киләчәк. Әйе, бу чыгымнар, транспорт логистикасы. Тик әзерлек бара. Без азыксыз калмаячакбыз. Халыкны да, хуҗалыкларны да азыксыз калдырмабыз. Корылык еллары моңа кадәр дә булды. Тәҗрибә бар. Бу, әлбәттә, аяныч тәҗрибә», – диде Марат Җәббаров.