Россия Хөкүмәте иҗади һөнәрләр исемлеген киңәйтте
Россия Хөкүмәте иҗади һөнәрләр һәм вазифалар исемлеген киңәйтте. Шул хактагы боерыкны Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин имзалаган. Бу хакта «Российская газета» яза.
Хөкүмәтнең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, яңартылган исемлеккә 236 һөнәр һәм вазифа кергән, аларны мәдәни учреждениеләр һәм оешмаларның бүгенге заман ихтыяҗына нигезләнеп сайлаганнар.
Профессиянең иҗади һөнәрләр категориясенә керүе хезмәткә түләүгә йогынты ясый. Әйтик, иҗади вазифа биләгән хезмәткәрләр әсәр язу яки башкаруда катнашмаган вакыт өчен барыбер түләнә – аның суммасы хезмәткә түләүнең минималь күләменнән (МРОТ) кимрәк түгел.
Исемлеккә мөхәррир, вокалист, продюсер, хәбәрче, кинооператор, телевидение администраторы, модельер, шулай ук башка иҗади һөнәрләр кергән.
Хөкүмәттә билгеләп үтүләренчә, үзгәрешләр Хезмәт кодексының яңа нормаларын гамәлгә ашыру өчен кирәк. «2022 елның көзендә Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелгәнче иҗади хезмәткәрләрнең эш бирүче инициативасы белән әсәр язу яки башкаруда катнашмавына хезмәткә түләүнең минималь күләменнән азрак эш хакы түләнергә мөмкин иде. Хәзер исә артист эш бирүче инициативасы буенча теге яки бу сәбәпләр аркасында чыгыш ясамаса да, хезмәткә түләүнең шушы дәрәҗәдән түбәнрәк булмавын эш бирүче гарантияләргә тиеш», - дип ачыклык керттеләр Министрлар Кабинетында.