«Туган батыр» проекты кысаларында «Мой народ – татары. Код успеха» фильмы тәкъдим ителде
![«Туган батыр» проекты кысаларында «Мой народ – татары. Код успеха» фильмы тәкъдим ителде](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/7/6/5b5e57018c033b401d9a71c36a226d8c.jpg)
«Добро рядом» хәйрия фонды «Туган батыр» проекты кысаларында «Мой народ – татары. Код успеха» эзләнү-фильмын тәкъдим итте. Фильм быелгы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасында катнашырга дәгъва итә.
«Кырыс бәяләмәгез, бу безнең беренче эшебез. Ул «Туган батыр» проекты кысаларында бара, геройларыбызның барысы да Туган батырда булган сыйфатларга ия. Без бу фильм циклын дәвам итәчәкбез – геройлар эзләячәкбез», - диде проект авторы, җәмәгать эшлеклесе һәм меценат Радик Абдрахманов.
«Без батырлар образының югала баруын күрдек. Аны торгызырга кирәк иде. Безнең аны торгызырдай егетләребез булмаса, берни дә барып чыкмас иде. алар инде уктан ату буенча чемпионат уздырырга уйлый», - диде премьерага килгән Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Ул безнең халыкны дөньяга таныткан геройлар турында кыскача мәгълүмат биреп узды. Мәккәдә укыткан күренекле дин галиме Морат Рәмзине, Япониядә беренче мәчет төзегән Габдерәшит Ибраһимовны, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез салган Галимҗан Барудины һәм башкаларны санап үтте.
«Мондый фильмнар бик кирәк. Милләтебездә яшьләр үрнәк алырдай күренекле шәхесләр җитәрлек. Аларны күрә белергә кирәк. Милләт бит ул социологик төшенчә генә түгел, ул тарихи категория дә. Без элеккеге каһарманнарыбызны да барларга тиеш. Бүгенгеләребезне дә барлап торырга кирәк. Без киләчәк буында да шундый шәхесләр булсын өчен нидер эшләргә тиеш», – диде Зөлфәт Хәким.
«Кая гына барып чыксак та, ни генә эшләсәк тә, без милләттән башка беркем дә түгел. Кеше нинди генә эшләр кылса да, аның кайдан булуын сорыйлар. Мин «Туган батыр» китапларын язганда да шушы фикерләрдән чыгып яздым», - дип дәвам итте халык язучысы, «Туган батыр» китапларының авторы.
Зөлфәт Хәким Туган батыр турында китапларның алга таба да язылачагын әйтте. Фильмның да дәвамы булуын теләде.
Документаль фильм татар халкының милли кыйммәтләре, зур уңышларга ирешкән һәм уңышның милли кодын саклаган замандашлар турында, дип билгеләп үтте оештыручылар. Фильмның нигезендә чын геройлар һәм аларга бәйле вакыйгалар ята.
Беренче фильмның геройлары – мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төмәннән Федераль нейрохирургия үзәгенең баш табибы Альберт Суфианов, Россия Герое Дамир Юсупов, Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким, Россиянең спорт мастеры, көрәшче Ренас Кәлимуллин, нәни актер Арслан Сибгатуллин һәм гомерен татар телен укытуга багышлаган 100 яшьлек Нурания Газиева.
- Фильм Татарстан Республикасының Гражданлык җәмгыяте үсеше грантына төшерелгән. Татарстан грантлары буенча мәгълүматларга караганда, грант суммасы 811 мең сумны тәшкил итә.