Дзержинск Җәмигъ мәчете янында мөселман китаплары сату урыны булган бина ачалар
8 июльдә Дзержинск шәһәрендә Җәмигъ мәчете территориясендә административ бина ачу тантанасы була. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайты хәбәр итә.
Биредә төбәк, гомумроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге конференция, семинар, курслар, дини һәм мәгърифәтчелек чаралары узачак. Бина Дзержинск мөселманнарының җирле дини оешмасы эшчәнлегенең төп күп функцияле мәйданчыгына әверелә, дип ышаналар.
500 квадрат метрдагы мәйданда аш бүлмәсе, конференция залы, мөселман китаплары һәм атрибутикасы сатыла торган кибет, уку бүлмәләре, имам бүлмәсе һәм башкалар булачак.
Административ бинаны төзү инициаторы – Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния идарәсе рәисе Гаяз Закиров. Проект 2014 елда барлыкка килә, ә 2020 елда төзелешкә рөхсәт бирелә. Яңа бина җәмигъ мәчетенең функциональ дәвамы булып тора. Ул РФ мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Россия мөселманнары башлыгы мөфти шәех Равил Гайнетдиннең шәхси контроле астында һәм эшмәкәр-меценатлар ярдәме белән төзелә, диелә хәбәрдә.