Казанда каршеринг автомобиле йөк машинасына килеп бәрелгән, дүрт кеше зыян күргән
Казанда каршеринг автомобиле катнашында авария булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.
Вахитов районында, Шмидт урамында Volkswagen автомобиле зур тизлектә йөк машинасына килеп бәрелгән.
Нәтиҗәдә, дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.