Казанда Туфан Миңнуллин исемендәге IV Бөтенроссия драматурглар семинары узачак
Татарстан Язучылар берлеге язучыларны 25-27 августта үтәчәк Туфан Миңнуллин исемендәге IV Бөтенроссия драматурглар семинарында катнашырга чакыра.
Язучылар берлеге матбугат хезмәтендә хәбәр ителүенчә, семинарның максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә яшәүче драматургларны бер мәйданга җыеп, әдәбиятның әлеге өлкәсендә танылган әдипләр һәм яңа исемнәр белән таныштыру. Шулай ук традицион юнәлештәге һәм заманча алымнар белән иҗат ителгән яңа әсәрләрне укып фикер алышу, әсәрләрне театр эшлеклеләренә тәкъдим итү.
Семинарда тәкъдим ителүче әсәрне 10 августка кадәр sprt@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк, диелә хәбәрдә.