Рөстәм Миңнеханов Акдус кушаматлы эте белән йөреш фотосын күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабат Акдус кушаматлы алабаеның фотосын күрсәтте. Фотоны ул үзенең Телеграм-каналына куйган.
«Кыздыра», – дип язган Рөстәм Миңнеханов фотоның астына. Фотода Акдус сукмакта ята.
Фото: © ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналы
Рөстәм Миңнехановка Акдусны көчек килеш Төркмәнстанның элекке Президенты Гурбангулы Бердымухамедов бүләк иткән иде.
Искәртеп үтик, фаразлар буенча, 8 июль соңгы вакытта Татарстандагы иң эссе көн булды. Метеостанцияләр мәгълүматына караганда, хәзер республикада һава температурасы 29,5 градустан 33,5 градуска кадәр тирбәлә. Әмма, синоптиклар бүген кич яшенле яңгыр явачак дип фаразлый. Сишәмбе көнне төбәккә салкынча һава торышы киләчәк, дип фаразлана.