Югары Ослан районында урман глэмпингы ачылды
Югары Ослан районында Ватан авылыннан ерак түгел, Казан шәһәреннән уңайлы ераклыкта, нарат урманында «Сосны. ПРОстранствие» глэмпингы ачылды. Бу хакта «Югары Ослан» газетасы яза.
Туристларга 4 кешелек 10 модульле йорт һәм 3 уңайлы, заманча мунчалар хезмәт күрсәтә.
Әлеге проектны «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проектын тормышка ашыру өчен бирелгән субсидияләр ярдәме белән тормышка ашырып булды.
Объект хуҗасы Татьяна Игнатьеваның элек глэмпинг эшләтеп җибәрү буенча уңышсыз тәҗрибәсе булган: нигез итеп ул ИТТ участогын алган, ләкин күршеләре аны рекреациягә күчерергә ризалык бирмәгән, ә ул вакытта гамәлдә булган «Ростуризм» участокны бик кечкенә дип санаган. Әмма эшмәкәрне бу туктатмаган, һәм узган көздә аның гаризасы 11 млн субсидия ота. Бу юлы Игнатьева 4 га җир сатып алган, әлеге вакытта авыл хуҗалыгы җирләре рекреациягә күчерелә. Проектка инде 30 млн сумнан артык акча кертелде, диде Татьяна Игнатьева.
Алга таба ул яңа субсидияләр алып, геокуполлар төзи башларга исәп тота, диелә хәбәрдә.