«Урта Идел-Сура-Ока елгалары арасында татарлар» форумы этаплары ике төбәктә узды
6 июльдән 8 июльгә кадәр «Урта Идел-Сура-Ока елгалары арасындагы татарлар: тарих һәм хәзерге заман» VIII Бөтенроссия (Идел буе) фәнни-туган якны өйрәнү форумы үтте. Анда «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» рәисе урынбасары Гөлназ Самочкина катнашты. Бу турыда Пенза татарлары автономиясе «ВКонтакте» челтәрендә хәбәр итте.
Форум ике этапта үтте: беренчесе Мордовия Республикасында, ә икенчесе Түбән Новгород өлкәсендә.
Беренче этапта делегатлар И.Д.Воронин исемендәге Мордва берләшкән туган якны өйрәнү музеенда, хәрби дан Мемиориалында, С.Д.Эрьзи исемендәге Мордва сынлы сәнгать музеенда булды, шулай ук «Заманча тормыш шартларында Россия халыкларын туплау» темасына түгәрәк өстәлдә катнашты. Катнашучылар милли мәдәниятләрне үстерү һәм төрле халыкларның традицияләрен саклау, республикалар һәм халыклар арасында бердәмлекне ныгыту белән бәйле мәсьәләләрне тикшерде, идеяләр һәм тәҗрибә уртаклашты.
Икенче этапта «Россия империясенең өченче мөфтие, Олы Рбишча авылында туган Әбделвахит Сөләйманов (1786-1862 еллар): татар халкының тормышы, эшчәнлеге һәм Россиядәге рухи-мәдәни тормышына керткән өлеше» төбәк фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясе узды. Конференциядә Россиянең 12 төбәгеннән галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, рухи лидерлар, укытучылар, укучылар, эшмәкәрләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Чара программасы бай һәм кызыклы булды, аның кысаларында катнашучылар тарихи хәтерне саклау өчен практик мәгълүмат проектларын гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә уртаклашты, фәнни-туган якны өйрәнү һәм методик эшчәнлек мәсьәләләрен хәл итте.
Гөлназ Самочкина «Пенза крае һәм Мордовия Республикасында туган күренекле татарлар: тормышны, эшчәнлекне, батырлыкны өйрәнү һәм аларның истәлеген мәңгеләштерү» темасына доклад белән чыгыш ясады.
Моннан тыш, кунаклар өчен Краснооктябрьский районының истәлекле, тарихи урыннарына экскурсия, Уразовка һәм Медяны авылларына, шулай ук Кузнецк шәһәрендәге Әбделхәмит исемендәге ике манаралы мәчеткә бару оештырылды.
«Форум катнашучыларга эш тәҗрибәсе һәм идеяләр белән уртаклашырга, төбәкара мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм Россия татар халкының мәдәни мирасын саклау һәм үстерү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итәргә мөмкинлек бирде», диелә хәбәрдә.