Мөслимдә «Бәхет» скверы ачылды
![Мөслимдә «Бәхет» скверы ачылды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/7/9/1166531fc95c3a6558a35b9c615cfe40.jpg)
8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Мөслим үзәгендә «Бәхет» скверы ачылды. Бу хакта «Мөслим» газетасы яза.
Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты, скверга ул гаиләсе белән килгән иде.
«Мөслимдә яшәү - үзе зур бәхет», – диде ул үзенең чыгышында.
Сквер кызыл тасма кисү тантанасы белән ачылды. Мәйдан уртасына Мөслим символы – пар каз скульптура композициясе урнаштырылган. Аның авторы Фазыл Шиаповка район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырды. Рәссам-скульптор үзе дә чарага гаиләсе белән килгән иде.
Тантанада Яңа Карамалы авылында 62 ел бергә яшәгән Асылгәрәевләр гаиләсе катнашты. 4 балага гомер биреп, бүгенге көндә 8 онык һәм 6 оныкчык тәрбияләргә ярдәм итүче Тимерхан һәм Әлфинә Асылгәрәвләргә район башлыгы «Мәхәббәт hәм тугрылык өчен» медален тапшырды.
Чара ахырында мөслимлеләрнең скверда зур фотосессия ясады, диелә хәбәрдә.