Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы: Гармун җиңү алып килсен!
![Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы: Гармун җиңү алып килсен!](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/6/30/3d8071ab36ee3554ea98d6499280dff3.jpg)
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Гөлнара Вәлиеваның «Гармун җиңү алып килсен!» дигән язмасы чыкты.
Газетабызның 22нче санында «Игезәкләр – табигать могҗизасы» язмасы дөнья күргән иде. Әлеге язмада Рафыйк Хөснетдинов: «Илдәге хәлләр күңелгә тынычлык бирми. Махсус хәрби операциядән кайтучылар белән аралашып торам. Алар гармун юклыгын әйткән иделәр. Аларга дип, баян, гармун, аккордеон әзерләп куйган идем, шуларны җибәрергә ярдәм итә алмассызмы? Җыр-моңнарыбыз аларга көч бирер иде», – дигән иде.
Мин бу хакта белешергә ышандырган идем, сүземдә тордым. Аның гозерен үтәү өчен, шәһәребездәге «Халык фронты» оешмасы белән элемтәгә чыктым. 5 июнь көнне Рафыйк абый гаиләсе гармун-баян-аккордеонын машинага төяп алып килде.
Удмуртиянең «Халык фронты» оешмасы җитәкчесе Ваге Карапетян: «Сезнең абыегыз Рафис бинокль алып килгәч, аны Җиңү символы буларак кабул иттек. Сез алып килгән бүләкләр дә, Җиңү символы булсыннар!» – диде. Аннан әлеге музыка уен кораллары хакында кызыксынды.
Әлеге баян-гармуннарны Рафыйк абый үзе җыйган. «Бу гармун-баяннар барысы да эшли. Хәрбиләргә барып җитәр, аларга ярдәм итәр, дип ышанам. Мин үзем армиядә хезмәт иткән кеше буларак, гармун, баян кебек уен коралының, анда да ничек кирәк булганлыгын бик яхшы беләм. Чөнки үземә дә төшенкелеккә бирелмәс өчен гармун ярдәм итә. Ә армиядә гармун җитмәде...Шунлыктан махсус хәрби операциядәгеләргә дә ярдәм итәсем килде. Алар арасында гармунда, баянда, аккордеонда уйный белүчеләр бардыр. Шуңа өчесен дә җибәрәм.
Кем кайсында уйный, шунысында рәхәтләнеп уйнап, күңел төшенкелегенә бирелмәсеннәр иде. Музыка кәефне күтәрү өчен бик кирәк. Без бит шатлыкта да, күңел төшеп китсә дә, гармун көйләре аша үзебезнең күңелләрне күтәрәбез. Мин ышанам, гармуннарым тапшырылып, ир-егетләребезгә ярдәм итәчәк.
Ир-егетләр илен яклап яуга киткәндә дә җилкәсенә гармунын салган, аны тартып, кайгы-сагышын баскан. Кинолардан күргәнебезчә, сугыш тынып торган араларда солдатлар, шәфкать туташлары гармун көйләренә биегән. Шулай итеп солдатларның яшәүгә өметләре уянган, күңелләре күтәрелгән.
Бу баян-гармуннар да СВО зонасындагыларга хезмәт итсен, шатлык алып килсен. Ир-егетләребезнең җиңү белән исән-имин кайтуларын, илләребездә тынычлык урнашып, кешеләр тыныч тормышта яшәвен телибез. Халкыбыз бәхетле булсын иде», – дигән теләктә саубуллаштык.