Миңнеханов һәм Греф Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта булдылар
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Сбербанк» ААҖ идарәсе рәисе Герман Греф Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында булдылар. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Греф технопаркның мөмкинлекләре белән танышты һәм аның инфраструктурасын бәяләде. Аңа киберарена, балалар IT-паркы һәм «цифрлы китапханә»не күрсәттеләр. «Герман Оскаровичка барысы да ошады», – дип сөйләде үзенең Telegram-каналында ТР цифрлар министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин.