Казанда Mercedes машинасын яндырганнар, полиция тикшерү үткәрә
Казанның Совет районында Mercedes-Benz машинасына ут төркәннәр, полиция хезмәткәрләре бу факт буенча тикшерү үткәрә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татар-информ» шәһәрнең Совет районында Mercedes-Benz януы турында язган иде, бу хакта 3:20 сәгатьтә хәбәр килгән булган. Урынга 6 нчы янгын-коткару часте бүлеге киткән. Машинаның салоны янган, кырыйдагы машиналарга ут кабу куркынычы янамаган. Алты минут эчендә янгынны сүндергәннәр.
Хокук саклау органнары ачыклаганча, билгесез ир-ат машинаның пыяласын ваткан һәм эчкә ут төртеп качкан.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре видеоязмаларны өйрәнә. Тикшерү тәмамлангач, процессуаль карар кабул ителәчәк.