«Булгария» һәлакәтендә якыннарын югалткан кайбычлыларның хәлләрен белделәр
«Булгария» теплоходының Идел елгасы төбенә китүенә бүген унике ел тулды. Изге Болгар җиренә сәяхәткә чыккан 201 пасcажирның 122сенең гомере өзелгән бу теплоходта фаҗигале төстә һәлак булучылар арасында кайбычлылар да бар иде, дип яза «Кайбыч таңнары» газетасы.
Фаҗигадә Мәлки авылыннан ирле-хатынлы Ирина һәм Сергей Рябчиковлар, Иске Тәрбиттән Наталия Башурина, Альбина Ивановаларның яшь гомере өзелде.
Быел да аларның якыннарының хәл-әхвәлләрен белешеп кайттылар. Социаль яклау бүлеге консультанты Алия Сафина, «Өмет» үзәгенең өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ләйсән Басыйрова башта Мәлкидә яшәүче Серафима Рябчикова янына барды.
Серафима Рябчикова «Булгария» фаҗигасендә улы Сергей белән килене Иринаны югалткан. Иске Тәрбит авылында Людмила һәм Петр Башуриннар, Зоя Максимова гаиләләрендә булдылар. Һәлакәттә якыннарын югалтканнарның хәлен белешеп, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән кайгыларын уртаклаштылар, күчтәнәчләр тапшырдылар, диелә хәбәрдә.