Казанның ике районында яшәүчеләрне балтырган үскән урыннар турында хәбәр итәргә чакыралар
Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр хакимияткә агулы чүп үләне – Сосновский балтырганы (борщевигы) үскән территорияләр турында хәбәр итә ала. Хәзер район территориясендә куркыныч үсемлекне бетерү буенча эшләр башлана.
Балтырган табылган адресларны шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең телеграм-каналына язарга мөмкин.
«Әгәр сез куркыныч чүп үләне белән очрашсагыз, безгә алар үскән территория турында хәбәр итүегезне сорыйбыз. Мәйданчыкларны эшкә алу өчен бу пост астына адресларны языгыз», – диелә хәбәрдә.