Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнарында райпода эшләгән вакытын искә алды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов район кулланучылар җәмгыятьләрендә эшләгән вакытындагы истәлекләре белән уртаклашты. Бу хакта ул телеграм-каналында сөйләде.
Ул берничә көн элек Казанда автокибеткә һәйкәл ачылуын искәртте, һәйкәл Татарстанда беренче кулланучылар җәмгыятьләре оешуга 155 ел тулу уңаеннан куелды.
«Тормышымның бер өлеше район кулланучылар җәмгыяте белән бәйле, мин Саба, Арча районнарындагы райпода эшләдем. Мин бу елларны һәрвакыт җылы хисләр белән искә алам. Бәйрәм белән барыгызны да!» – диелә хәбәрдә.
Ахырда Татарстан җитәкчесе татар телендә кулланучылар кооперативларына мөһим һәм кирәкле эш өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнехановның эшчәнлеге 1983-1990 елларда райпо белән бәйле була. Мәсәлән, 1983-1985 елларда ул Сабада Район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары, Ә 1985-1990 елларда Арчада Район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе була.