Ирада Әюпова: Болгарда узачак фестиваль безгә манкортка әйләнмәс өчен кирәк
![Ирада Әюпова: Болгарда узачак фестиваль безгә манкортка әйләнмәс өчен кирәк](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/photo/2023/7/12/9fd29701e3863944ab079e248149d2a5.jpg)
Болгарда «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестивале кысаларында ике әсәр нигезендә театраль лаборатория уза. Лаборатория эскизлары өчен Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» һәм Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан озын көн» романы сайлап алынган.
«Яшермим – әсәрләрне мин сайладым. «Гасырдан озын көн» романы мәдәни кодның югалу куркынычы, тамырлар белән элемтә югалу куркынычы турында. Болгарда узачак фестиваль безгә манкортка әйләнмәс өчен кирәк. Без үзебезнең кайдан килгәнебезне белеп яшәргә тиешбез. Шуның өчен – Чыңгыз Айтматов, шуның өчен Кол Гали», - диде мәдәният министры Ирада Әюпова фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә.
«Быел Рөстәм Миңнехановның татар зыялылары белән очрашуында яңгыраган сорауларның берсе 2033 елда «Кыйссаи Йосыф» әсәре язылуга 800 ел, Кол Галинең тууына 850 булуына әзерлек турында иде. 10 ел бик тиз узып китә», – дип искәртте министр.
Ирада Әюпова «Кыйссаи Йосыф» әсәренең халкыбызга рухи байлыгын саклап калырга, балаларын-оныкларын тәрбияләргә булышуын әйтте. «Бүген әби-бабайлар белән балалар бергә яшәми. Балаларны интернет тәрбияли. Без бу трендны үзгәртә алмасак та, тәрбия концепциясе турында уйлансак иде», - диде ул.
«Бу фестиваль буыннар алмашы турында уйланырга этәргеч булсын иде. Тузганак буласы җайлы – өрдең дә очып китте. Әмма тузганакның да тамыры була», – диде министр.
- 15 - 23 июльдә Болгарда «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестивале үткәрелә. Оештыручылар тугыз көн дәвамында Болгарда үтәчәк фестивальгә 50 меңләп тамашачы килер дип өметләнә.
- Фестиваль 15 июльдә 18.00 сәгатьтә ачыла. Концерттан соң Карелия артистлары «Калевала» эпосы буенча спектакль күрсәтә. Фестиваль 23 июльдә «Кара пулат» операсы белән тәмамлана. Ачык һавадагы опера 21.00 сәгатьтә башлана.
- Фестиваль кысаларында дөнья халыклары эпослары мотивлары буенча театраль лабораторияләр дә каралган, этнодизайнерлар эшләре күрсәтелә. Фолк-фьюжн юнәлешендә иҗат итүче башкаручылар катнашында шоу-концерт планлаштырыла.