Махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның балаларына торак алуга өстенлекле хокук бирелә
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары торак алганда өстенлеккә ия булачак. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 45 нче утырышында депутатлар шундый закон проекты кабул итте.
«Закон проекты махсус операциядә катнашучыларның ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларына, ятим балалар категориясенә кергән башка затлар алдында торак урыннары белән тәэмин итүгә өстенлекле хокук (бирүне) күздә тота», – диде депутат Александр Комисаров.
Ул белдергәнчә, закон проекты ата-аналары махсус хәрби операциядә катнашкан балалар өчен социаль гарантияләрне арттыруга юнәлдерелгән.