Миңнеханов: Нефть химиясе Татарстанның көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итәчәк
Нефть сәнәгате Татарстан икътисадының нигезен тәшкил итә. Нефть чыгару, эшкәртү һәм яңа технологияләрне куллану киләчәктә дә республиканың көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә нефть саммиты ачылышында белдерде.
Ул искәрткәнчә, республика әкренләп нефть сәнәгатеннән нефть эшкәртү сәнәгатенә күчеп бара. Хәзер аның территориясендә чималның күп өлеше – 36 миллион тоннадан 22 миллионы эшкәртелә. Шина җитештерү, нефть химиясе һәм биотехник юнәлешләр үсеш ала.
«Бүген дөньяда зур үзгәрешләр бара. Киләчәктә нинди энергия кирәк булачак, базар ничек төзеләчәк - төрле фикерләр бар. Әмма, мин ышанам, мондый эшкәртү һәм нефть химиясе, яңа технологияләр һәм материаллар кертеп, без киләчәктә дә көндәшлеккә сәләтле булачакбыз», – диде республика җитәкчесе.
Быел саммит Татарстанда сәнәгый нефть чыгаруның 80 еллыгы һәм Ромашкин ятмасы ачылуның 75 еллыгы химаясендә уздырыла. Саммитның пленар сессиясендә 2050 елга кадәрге перспективада Россия ягулык-энергетика комплексын үстерү мәсьәләләре, шул исәптән декарбонизация төп тема булды.
Ачылу тантанасы алдыннан Рөстәм Миңнеханов тармак күргәзмәсендә булды һәм Татарстан, Пермь крае Сәнәгать кластеры вәкилләренең казанышларын һәм технологияләрен бәяләде.