Депутат дәүләт хезмәтләре порталында күп балалы әтиләр өчен бүлек ачарга тәкъдим итте
Күп балалы һәм ялгыз әтиләргә мәгълүмат бирү системасын җайга салырга кирәк. Бу тәкъдимне Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Кузнецов әйтте. Дәүләт хезмәтләре порталында тиешле бүлек булдыру турында мөрәҗәгатьне ул РФ премьер-министры Михаил Мишустинга җибәргән, дип яза «Российская газета».
Текстта язылганча, ул премьер-министрга күп балалы һәм ялгыз әтиләргә комплексы мәгълүмат бирү буенча «Мин – әти» системасын эшләү турында йөкләмә бирергә тәкъдим итә.
«Нигездә, җәмгыять күп балалы һәм ялгыз әниләргә төрле ташламалар һәм өстәмә түләүләр тиешлеге турында белә, әмма гражданнар күп балалы һәм ялгыз әтиләргә ташламалар тиешме икәнен, гомумән дәүләтнең бу категориягә кергән гаиләләргә ничек ярдәм итүе турында белми», – дип аңлатты парламентарий.
Интернетта бу категория гражданнарының ташламалары турында күп кенә дөрес булмаган һәм искергән мәгълүмат бар, яки анда теге яки бу ярдәм чарасын алу алгоритмы күрсәтелмәгән, дип өстәде Кузнецов.
«Мин - әти» дип аталган махсус бүлеккә ул күп балалы һәм ялгыз әтиләрнең федераль һәм региональ дәрәҗәдә куелган барлык ташламалары һәм ярдәм чаралары турында тулы мәгълүмат урнаштырырга тәкъдим итә. Шул исәптән, теләсә кайсы дәүләт хезмәтен дистанцион рәвештә алуны да күздә тотарга мөмкин, дип билгеләп үтте депутат.
Шулай ук күп балалы һәм ялгыз әтиләрнең балаларының яшенә һәм санына туры килә торган ташламалар һәм ярдәм чаралары турында хәбәрләрне дәүләт хезмәте порталы аша хәбәр итәргә мөмкин.
«Әлеге тәкъдимне тормышка ашыру күп балалы һәм ялгыз әтиләргә балаларны тәрбияләүдә сизелерлек һәм реаль ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирер дип уйлыйм», – дип йомгаклаган парламентарий.