Татарстан сәламәтлек саклау министры: Һәркем елына бер тапкыр булса да тикшеренергә тиеш
Бүген КФУның Университет клиникасында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин диспансеризация үтте. Аның белән урынбасарлары да сәламәтлекләрен тикшерергә килде.
«Диспансеризация теләсә кайсы кеше өчен мөһим, дәүләт хезмәткәреме ул, юкмы – анысы мөһим түгел. Диспансеризация - ул мәҗбүри процедура, ниндидер кискен куркынычларны алдан ук ачыклау һәм авыртуларны кисәтү мөмкинлегенә гарант булып тора. Мин кеше елга бер тапкыр организмын тулысынча тикшертергә тиеш дип уйлыйм, бигрәк тә кырык яшьтән соң», - диде ул журналистлар белән әңгәмәдә.
Мондый тикшерүләрдә йөрәк һәм кан тамырлары белән бәйле проблемаларны еш ачыклыйлар, дип билгеләп үтте Марсель Миңнуллин.
«Статистика буенча, кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем очраклары беренче урында тора. Кискен кан тамырлары авырулары гына куркыныч дип әйтеп булмый, аларга 8,6 процент үлем очрагы туры килә. Бу төркемдә беренче урында - йөрәк чире, йөрәк алды фибрилляциясе, йөрәк ритмы бозылу. Заманча технологияләр аларны вакытында ачыкларга һәм кисәтергә мөмкинлек бирә», - диде ул.