Казан фонды җитәкчесе Әфганстанда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең вәкиле белән очрашты
Әфганстанның Кабул шәһәрендәге Россия эшлекле үзәгендә Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Әфганстандагы сәүдә вәкиле Залмай Сабер белән очрашты.
«Без Россиянең Казан фонды аша Әфганстан башкаласында эшлекле үзәк ачуына бик шат. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, биредә бизнес-компанияләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Безгә, һичшиксез, Әфганстан халкы файдасына Казан фонды белән көчләрне берләштерергә кирәк», – дип билгеләп үтте әңгәмә вакытында Залмай Сабер.
Очрашу барышында яклар уртак инвестицион һәм хәйрия проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алышты.