Чаллыда төзүчеләрне пылау белән сыйлыйлар
![Чаллыда төзүчеләрне пылау белән сыйлыйлар](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/7/19/7b8a776c5e2c030d5b6081bfcd6b60fe.jpg)
Чаллыда Автозавод районындагы 22/15 йортында яшәүчеләр район хакимияте белән «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ишегалларын төзекләндергән хезмәткәрләргә бәйрәм өстәле әзерләп, рәхмәт белдерделәр. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Төзүчеләргә рәхмәт әйтергә, шәһәрдәшләрнең шатлыгын уртаклашырга Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә килгән иде. «Мин төзүчеләрнең хезмәтен бәяләргә килми кала алмадым. Бу йортта яшәүчеләр өчен мин шат. Ишегалды танымаслык булып яңартылган. «Безнең ишегалды» программасы өчен без барыбыз да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле», – диде ул.
Төзүчеләр өчен шәһәр артистлары чыгыш ясады. Шәһәрдәшләр тәмле пылау, компот, салат белән сыйладылар.
«Халык бу проект өчен бик рәхмәтле. Ишегалдында 70 машина кую урыны, балалар мәйданчыклары, киң юллар барлыкка килде. Төзүчеләр бар эшләрне сыйфатлы итеп башкардылар», – диде «Надежда» территориаль-иҗтимагый совет (ТОС) рәисе Венера Наумкина.