Казанда тукталышларда табло һәм транспорт кушымтасы сафтан чыккан
Казанда җәмәгать транспорты тукталышларында мәгълүмат таблосы сервердагы өзеклек аркасында сафтан чыкты. Шулай ук пассажирлар вакытлыча «Казан транспорт» мобиль кушымтасында автобуслар, трамвайлар һәм троллейбусларның хәрәкәтен күзәтә алмый.
Тукталышларда мәгълүмат таблосы автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар килү вакытын дөрес күрсәтми, дип хәбәр итә Транспорт комитеты. Шулай ук кушымта эшләми, навигация мәгълүматлары «Яндекс» сервисларына китми.
«Хәзерге вакытта җәмәгать транспортында урнаштырылган борт навигациясе белән элемтә юк. Пассажирлардан сәфәрләрне планлаштырганда моңа игътибар итүләрен сорыйбыз. Белгечләр системаны торгызу белән шөгыльләнә», - диделәр комитетта.