Көньяк Сахалинда Сабан туе була
29 июльдә Көньяк Сахалинда Сабан туе була. Шул уңайдан хезмәт коллективлары, милли берләшмәләр һәм иҗтимагый оешмаларны бәйрәм ачылышында тантаналы йөрештә катнашырга чакыралар. Бу хакта SakhalinMedia агентлыгы Көньяк Сахалин хакимиятенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Бәйрәмне төбәк хөкүмәте, шәһәр хакимияте һәм Сахалин өлкәсе халыклары ассамблеясе ярдәмендә Көньяк Сахалин татарлары милли-мәдәни мохтарияте оештыра.
Бәйрәм кунакларын бай мәдәни-күңел ачу программасы көтә. «Дуслык» милли ансамбле, «Сахалинские искорки» хореография ансамбле, «Ак Элечек» вокал-бию төркеме, Оха шәһәреннән «Сандугач» ансамбле һ.б. концерт программасы тәкъдим итә. Шулай ук Казан артистлары да чыгыш ясаячак.
Бәйрәмдә милли ризыклар әзерләү буенча остаханәләр эшләяәчк, милли көрәш һәм милли уеннарда катнашып булачак. Шулай ук халык иҗаты күргәзмәсе, «Татар кунак йорты» тәкъдим ителәчәк.
Балалар өчен конкурс-уен программасы белән махсус мәйданчык оештырылачак.