Яңа уку елыннан ябылырга тиеш булган Татарбай авылы мәктәбенә ата-аналар ремонт ясаган
![Яңа уку елыннан ябылырга тиеш булган Татарбай авылы мәктәбенә ата-аналар ремонт ясаган](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/7/20/7b62a2c4218dada8ab65c1025a33b253.jpg)
«Бу уку елында балаларыбыз Татарбай авылы мәктәбенә укырга барыр дип өметләнәбез һәм ышанабыз», - диде Юлияна Мәгъзумова.
Башкортстанның Мишкә районында урнашкан Фәүзи Гарипов исемендәге Татарбай авылының төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар косметик ремонт эшләре үткәргән.
- Мишкә муниципаль районының карары буенча Башкортстанның Иске Көлчебай, Иске Арзамат, Туктар, Раевка, Яңагош авылларындагы мәктәпләр, шул исәптән әлеге мәктәп, эшчәнлеген туктатып торачак, диелгән иде. Бу карарга авыл халкы риза булмады.
«Буяуларны, пумалаларны барысын да ата-аналар белән бергә сатып алдык. Җыелышып буядык, юдык. Мәктәп бакчасында түтәлләрне утадык, печән чаптык. Бу уку елында балаларыбыз Татарбай авылы мәктәбенә укырга барыр дип өметләнәбез һәм ышанабыз», - дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарбай авылыннан Юлияна Мәгъзумова.
- Мишкә районында татар мәктәпләре, шул исәптән Гази Заһитов мәктәбе ябыла: «Күңелгә авыр»