Иртәгә Төмән өлкәсендә «Себер бавырсагы» гастрономия фестивале узачак
Төмән өлкәсе Тубыл районының аш-су осталары зур кулинария вакыйгасына әзерләнә. Иртәгә, 22 июльдә, Прииртышский бистәсендә алар «Себер бавырсагы» гастрономия фестивалендә үз осталыкларын күрсәтәчәк.
Фестиваль 12.00 сәгатьтә «Сибиряк» спорт-сәламәтләндерү комплексында башлана. Оештыручылар бай һәм истә калырлык программа вәгъдә итә. Иң зур бавырсак пешерүдән тыш, тамашачыларга милли утарларны карарга һәм ат чабышларын күзәтергә, бавырсак һәм балчыктан савыт-саба ясау буенча мастер-классларда катнашырга тәкъдим итәчәкләр. Моннан тыш, бертуган Арангуловлар көч экстримы буенча Тубыл районы башлыгы кубогына ачык турнир үткәрәчәк, ә Татарстаннан килгән «Казан егетләре» төркеме концерт күрсәтәчәк.
Өченче фестивальгә тулы көченә әзерлек эшләре бара, быел ул Тубыл районы оешуның 100 еллыгына багышлап уздырыла. Катнашучылар алдында биеклеге һәм диаметры буенча иң зур бавырсак пешерергә туры киләчәк. Җиңүченең нәтиҗәсе «Россиянең рекордлар китабы»нда теркәләчәк.