Мәскәүдә армия генералы Мәхмүт Гәрәевне искә алалар
Мәскәүдә армия генералы Мәхмүт Гәрәевне (1923-2019) искә алу чараларына әзерләнәләр. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Якшәмбе, 23 июльдә, аның 100 еллыгы көнендә «Ватанны саклаучылар пантеоны» Федераль хәрби мемориалында бөек хәрби җитәкче каберенә чәчәкләр салырга җыеналар.
Мәскәүдә Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Гәрәевнең юбилей датасына багышланган истәлекле чаралар сентябрь аена планлаштырылган.