Саратов өлкәсендә яңа мәчет ачылган
22 июльдә Саратов өлкәсендә Яңа Борас (Новые Бурасы) шәһәр тибындагы бистәсендә Ринат Халиков исемендәге мәчет ачылды. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.
Катнашучыларга мөрәҗәгатьтә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү һәм котлау сүзләрен җиткерде. Ул мәчет төзүнең никадәр изге эш булуын да билгеләп үтте.
Рушан Аббясов мөфти шәех Равил Гайнетдин кушуы буенча Ринат Халиковның гаилә әгъзаларына, төзүчеләргә һәм мәчет төзүдә катнашучыларга бүләкләр тапшырды.
- Ринат Халиков – Саратов эшмәкәре, хәйрияче. Яңа Борас бистәсендә ачылган мәчет - аңа гаиләсеннән бүләк.