Казанда бер әби оныгының борынын бензин пычкысы белән кискән
Казанда 66 яшьлек хатын-кыз оныгын ялгыш бензин пычкысы белән яралаган. «Татар-информ»га бу мәгълүматны Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә расладылар.
Әлеге хәл «Алма» бакча ширкәтендә булган. Хатын-кыз утынга дип агач кисәргә тотынган, аңа оныгы ярдәм иткән. Бер мизгелдә пычкы атылып киткән һәм кызның йөзенә тигән. Аны ашыгыч рәвештә республиканың Балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.
Кызның борыны җәрәхәтләнгән дигән диагноз куелган, табиблар яраны берничә урыннан теккән.
Һәлакәт урынында тикшерүче эшләгән.