«Шәһри Казан. Язмыш» газетасына 2 яшь тулу уңаеннан зур бәйрәм узачак
27 июль көнне «Татмедиа» бинасы каршында «Шәһри Казан. Язмыш» газетасына 2 яшь тулу уңаеннан зур бәйрәм узачак.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә “Шәһри Казан” газетасын пропагандалауга һәм тиражны арттыруга зур өлеш керткән почта хезмәткәрләре бүләкләнәчәк. Билгеле булганча, 2023 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча “Шәһри Казан” газетасы беренче урынга ия булды. Ә “Шәһри Казан. Язмыш” газетасы быелдан аерым индекс белән чыга башлады (тиражы – 8121).
Бәйрәмдә эстраданың танылган артистлары, “Шәһри Казан. Язмыш” газетасы геройлары Сөмбел Билалова, Илшат Сафин, Гөлнара Тимерҗанова, Рафил Җәләлиев, Алсу һәм Азат Фазлыевлар хит җырларын башкарачак. Моннан тыш, тәмле чәй табыны һәм лотерея уены көтә. Шәп бүләкләр дә уйнатылачак.
Башлана 12:00 сәгатьтә. Керү ирекле.
- Белешмә өчен:
- “Шәһри Казан. Язмыш” газетасы 2021 елның 2 июлендә чыга башлады. Ул “Татмедиа” тарихында беренче тапкыр А4 форматында, 24 битлек булып чыга. Газетада гыйбрәтле язмышлар, хыянәт һәм нәфрәт, файдалы киңәшләр, дин, сәламәтлек, шөгыль, эстрада сәхифәләре һәм башкалар бар.