Миңнеханов Сенегал Президенты өчен Казанның спорт объектлары буйлап экскурсия үткәрде
![Миңнеханов Сенегал Президенты өчен Казанның спорт объектлары буйлап экскурсия үткәрде](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/7/26/23648d92e659dfd528e4bfd31a5afc24.jpg)
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сенегал Президенты Маки Салл өчен Казанның спорт объектлары буйлап экскурсия үткәрде. Алар, аерым алганда, «Ак Барс Арена» стадионында һәм Спортның су төрләре сараенда булды.
Стадион белән танышу мактаулы кунакларның Владимир Чагин җитәкчелегендәге «КАМАЗ-мастер» командасы белән очрашуыннан башланды. Аның сүзләренчә, пилотларны Сенегал белән күп нәрсә бәйли, чөнки Татарстан коллективы берничә тапкыр җиңү яулаган «Дакар» раллие нәкъ менә Африканың шушы илендә төгәлләнә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Маки Салл «КАМАЗ-мастер» машинасын карады.
Фото: © Арсений Каримов / «Татар-информ»
Шуннан соң алар «Ак Барс Арена» стадионының чишенү бүлмәсенә юл тотты, биредә стадионда кайчандыр уйнаган танылган спортчыларның портретлары урнаштырылган. Алар арасында Лионель Месси, Неймар, Антуан Гризманн, Серхио Рамос кебек спортчылар бар, ә Россияне бу исемлектә Артем Дзюба тәкъдим итә.
Аннары Татарстан Рәисе һәм Сенегал Президенты стадион кырына чыкты, биредә Казанның «Рубин» футбол клубы легендасы һәм Казан клубының икенче командасы тренеры Гекдениз Карадениз белән очраштылар, шулай ук аның белән бергә символик рәвештә тупка типтеләр.
Фото: © Арсений Каримов / «Татар-информ»
«Ак Барс Арена» белән танышканнан соң, Миңнеханов һәм Маки Салл Спортның су төрләре сараена юл тотты, биредә халыкара ярышларны иң югары дәрәҗәдә кабул итәргә сәләтле инфраструктураны карады.
Искәртеп узабыз, Сенегал Президенты Татарстанга кичә кич Россиягә сәфәре кысаларында «Россия – Африка» саммитында катнашу өчен килде. Шул исәптән ул төбәкнең сәнәгый потенциалы белән танышыр, кайбер мәдәни объектларда булыр дип көтелә.