Татарстанда ел башыннан алып үзмәшгульләр саны 30 мең кешегә арткан
Татарстанда 2023 ел башыннан алып үзмәшгульләр саны 30 мең кешегә артып, 255 меңгә җиткән. Бу чорда үзмәшгульләрнең декларацияләнгән гомуми кереме 22,5 миллиард сумнан артып киткән, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.
Ведомствода искәртүләренчә, республикада үзмәшгульләрнең икътисади активлыгын арттыру өчен ярдәм чаралары комплексы гамәлдә. Шулар арасында онлайн-мәйданчыкларга чыгуда ярдәм күрсәтүне һәм алар өчен махсус сәүдә урыннары, ярминкәләр оештыруны атап үтәргә мөмкин.
Бүген үзмәшгульләр ташламалы микрозайм һәм җаваплылыкны үз өстенә алу кебек финанс ярдәме чараларыннан да файдалана ала. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстан эшкуарларының илкүләм проект буенча 3 миллиард сумлык гарантияле ярдәм алуы хакында хәбәр иткән иде.
Үзмәшгульләр саны һәм аларның гомуми керемнәре артуына «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә торган ярдәм чаралары зур этәргеч бирә, дип искәрттеләр ведомствода.