Бүген Татарстанда кабат көчле җил көтелә, боз яварга мөмкин
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшенле һәм бозлы яңгыр фаразлана. Җил көньяк-көнчыгыштан 6-11 метр, урыны белән 19-21 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы +26..+31 градус, көнчыгыш районнарда +34 градуска кадәр булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән көчле яңгыр яварга мөмкин, яшен яшьнәве, боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан 6-11 метр, урыны белән 19-24 метр фаразлана. һава температурасы +29..+31 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Искәртик, кичә Казанда давыл, яшенле яңгыр һәм боз яуды. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 30 метрга җитте. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда яшәүче 12 мең кеше электр утсыз калган, шәһәрдә давыл нәтиҗәләрен бетерү буенча оператив штаб булдырганнар. Лаеш районында давыл нәтиҗәсендә 14 яшьлек кыз үлгән – ял базасында ул булган палатка өстенә агач ауган.