Чаллыда Чулман елгасында яшүсмер батып үлгән
Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Яр буе паркы янында Яңа шәһәрдә 16 яшьлек яшүсмер юкка чыгуы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген алтынчы зональ эзләү-коткару отрядының водолазлар төркеме ярдан 50 метр ераклыкта малайның мәетен тапкан.
Яшүсмернең мәетен хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Бу урын коену өчен җиһазландырылмаган, дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.