Казанда давыл вакытында 23 кеше зыян күргән, икесе хастаханәдә дәвалана
![Казанда давыл вакытында 23 кеше зыян күргән, икесе хастаханәдә дәвалана](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/7/31/1ba96654bdf29fa4f925925b594a65c5.jpg)
29 июль кичендә давыл вакытында Казанда 23 кеше зыян күргән. 29 июльдә кич һәм 30 июль төнендә Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә гражданнардан 318 хәбәр килгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Ул искәрткәнчә, 29 июль кичендә Казанның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә шәһәрдә яшәүчеләрдән электр энергиясе бетү, агач ауганлыгы һәм ботаклар сынып төшү, бина һәм корылмаларның конструкцияләре һәм элементлары зарарлану турында хәбәрләр килә башлаган.
Көчле җил нәтиҗәсендә 23 кеше зыян күргән. Аларның икесе хастаханәдә дәвалана. 165 агач ауган, 19 автомобильгә, биш йортның түбәсенә зыян килгән, 10 йортның түбәсе купкан, шәһәрне электр белән тәэмин итү системаларында 109 авария булган.
«Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров күрсәтмәсе буенча, давыл нәтиҗәләрен бетерү өчен кизү авария-коткару бригадаларыннан тыш, 285 кешедән торган 79 бригада, шул исәптән 8 бригада (33 кеше социаль өлкә объектларда эшләгән), 46 торакчылар бригадасы (145 кеше), 28 юл эшчеләре бригадасы (107 кеше) өстәмә рәвештә эшкә чыгарылды», - диде спикер.
Бүгенге иртәдә электр уты бирелгән, кайнар суны бетереп торып, Газэнерго котельныйлары кыска вакытка сүндереп торылганнан соң эшләтеп җибәрелде. Салкын су һәм газ бирү белән өзеклек булмады.
«Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы раслаган методика белән гражданнарга һәм муниципаль мөлкәткә китерелгән зыянны бәяләү уздырылачак. Шуннан соң аны чыгымнарны каплау ысулы һәм тәртибе турында карарлар кабул ителәчәк», - диде спикер.