«Үз телем» конкурсының сигез җиңүчесе 2 миллион сумлык приз фондын бүлеште
Казанда «Үз телем» татар телен өйрәнү конкурсының сигез җиңүчесе 2 млн сум күләмендәге приз фондын үзара бүлеште. Нәтиҗәләр 26 июльдә ясалды, дип хәбәр итте мэриядә эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
«Конкурста башкалада яшәүче 35 яшькә кадәрге 80нән артык кеше катнашты. 24 катнашучы финалга чыкты һәм жюри әгъзаларына үз проектларын тәкъдим итте. Инициативалар татар телен төрле юнәлешләрдә өйрәнүнең стандарт булмаган нәтиҗәле ысулларын чагылдырды», - дип хәбәр итте спикер.
Фото: © презентация скриншоты
Иң яхшы эшләр арасында Регина Гаязованың «Татар кызлары» комикслар җыентыгы бар. Татар телендәге комикслар мәктәпләрдә таратылыр дип планлаштырыла. Илгизәр Вахитовның «Казан урамнары» дип аталган проекты ярдәмендә ТР башкаласында яшәүчеләр шәһәр урамнары төшерелгән открыткалар күрә алачак. Җиңүчеләр арасында Zakaria фолк-төркеме дә бар, аның музыкантлары татар этник төркемнәренә багышланган җырлар альбомы чыгарачак.
Конкурс шартлары буенча әлеге проектларның барысы да ел ахырына кадәр тормышка ашырылырга тиеш.
Элегрәк «Татар-информ» Казанда 12 августта өченче тапкыр «Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивале узачагын хәбәр иткән иде.