Көньяк Сахалин шәһәрендә Сабан туе булды
29 июльдә Көньяк Сахалин шәһәренең Юрий Гагарин исемендәге шәһәр паркында Сахалин сабантуе узды. Милли бәйрәмне Көньяк Сахалин шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе Сахалин өлкәсе халыклары Ассамблеясы һәм өлкә халык иҗаты үзәге ярдәме белән оештырды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Бәйрәм белән Көньяк Сахалин шәһәре вице-мэры Дмитрий Хәйбриев, Сахалин өлкәсе халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары протоиерей Виктор Горбач, аксакаллар котлады.
Сабантуйда кунаклар өчен бай мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Милли бәйрәмгә Охи, Холмск, Поронайск, Анива шәһәрләреннән дә татар автономияләре вәкилләре килде.
Милләттәшләрне бәйрәм белән Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре котлады, шулай ук җырчылар Алмаз Нуруллин һәм Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова җырларын бүләк итте. Концертта «Дуслык» татар ансамбле, «Гөлләр» башкорт бию коллективы, Балалар иҗаты йортының «Сахалин чаткылары» ансамбле, «Держава» казах җыры ансамбле чыгышларын яратып карадылар, диелгән хәбәрдә.