Россиядә бер ел эчендә балалары булган 8 миллионнан артык гаилә бердәм пособие алган
Бер ел эчендә Россиядә 18 яшькә кадәрге балаларның ата-анасы яки опекуны булган 8,6 млн кеше бердәм пособие алган. Өстәвенә, бүгенге көндә түләүләрне рәсмиләштерүгә гаризаларның 93 проценты электрон рәвештә килә, дип хәбәр итте РФ Социаль фонды башлыгы Сергей Чириков РФ премьер-министры Михаил Мишустин белән киңәшмәдә.
«Минемчә, пособие алу процессы бик югары дәрәҗәдә оештырылган. 2022 елның 28 декабрендә без дәүләт хезмәтләре порталында гаризаның электрон формасын ачтык, 2023 елның 4 гыйнварыннан гаризаларны безнең клиентларга бердәм хезмәт күрсәтү офисларында кабул итә башладык», — дип китерә аның сүзләрен Telegram-каналда Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.
Чириков узган ел дәүләт ярдәмен балалы гаиләләр генә түгел, ә 280 мең йөкле хатын-кыз да ала алуына игътибарны юнәлтте.
Бердәм пособие булдыру өчен РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча зур эш башкарылды, шуның аркасында 1 гыйнвардан әлеге ярдәм чарасы гамәлгә ашырылды, диде Мишустин.
«Ярдәм һәм дәүләт ярдәме белән бәйле барлык кирәкле элементлар гади булырга тиеш. Бу хакта безгә Президент һәрвакыт әйтә, бу үзара элемтәне контрольдә тотарга кирәк», — дип өстәде ул.
Исегезгә төшерәбез, ТР буенча социаль фондта хәбәр итүләренчә, Татарстанда гаиләләрнең 97 проценты бердәм пособиене электрон рәвештә ала.
Татарстанда айлык кереме җан башына яшәү минимумыннан артмаган аз керемле гаиләләргә бердәм пособие билгеләнә. Татарстанда ул 12,2 мең сум тәшкил итә.