«Черек күл» паркында шахмат буенча балалар турниры узачак
«Черек күл» паркында 5 августта шахмат буенча балалар турниры узачак. Уен Швейцария системасы буенча җиде турда үткәрелә.
Шахмат турнирында 2014 елда туган һәм аннан яшьрәк балалар ярыша ала, моның өчен алдан теркәлү узарга кирәк. Турнир 11:00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр иттеләр Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә.