Аксубай районы мәгариф учреждениеләре Лисичанск шәһәре өчен гуманитар ярдәм әзерли
Аксубай районы мәгариф учреждениеләре Лисичанск шәһәре өчен гуманитар ярдәм әзерли. Аны җыюда район мәгариф учреждениеләре актив катнаша. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Утыз мәктәпнең, унике балалар бакчасының педагогик коллективлары, мәгариф бүлеге белгечләре, мәктәптән тыш эшләр үзәге – барлыгы 44 оешма бүген гуманитар ярдәмне формалаштыра.
– Нигездә бу – канцелярия товарлары, балалар әдәбияты һәм мәктәп кирәк-яраклары, – ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлкәй Сәмигуллина. – Хәер, ярдәмгә балалар ризыгы, соклар, су, шәхси гигиена һәм көнкүреш химиясе кебек беренче кирәкле продуктлар да керә. Шунысы куанычлы, бер генә педагог та, бер генә мәктәп яки мәктәпкәчә учреждение җитәкчесе дә читтә калмый.