Чувашия мөселманнары Диния нәзарәтендә «Биләр» ансамбленә йөрүче балаларны хөрмәтләделәр
1 августта Чувашиянең Шыгырдан авылында урнашкан «Мөслимә» мәчет-комплексына «Биләр» ансамблендә катнашучылар, Шыгырданның 1нче урта гомуми белем бирү директоры Гөлсирин Абейдуллова, Шыгырдан территориаль бүлеге башлыгы Марат Айзатуллов, «Биләр» ансамбле җитәкчесе һәм хореографы Татьяна Торговцеваны чакырдылар. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов балалар, ата-аналар һәм җитәкчегә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Биләр» хореография ансамбле иҗади эшчәнлеген актив һәм уңышлы алып бара. Балалар республика һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә катнаша, призлы урыннар яулый, мәктәптә яхшы укый.
Шыгырданның 1нче урта гомуми белем бирү директоры Гөлсирин Абейдуллова, үз чиратында, балалар белән актив һәм нәтиҗәле эшләгәне өчен Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.