Рөстәм Миңнеханов Алабугадагы Спас ярминкәсеннән фотолар белән уртаклашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында бүген Алабугада ачылган Спас ярминкәсеннән фотолар күрсәтте.
«Ул илнең төрле почмакларындагы халык кәсепләренең осталары белән дан тота. Биредә традицион һөнәрләргә генә түгел, бай мәдәни программа белән хозурланырга да мөмкин. Халык сәнгать кәсепләре – мәдәни мирасыбызның мөһим өлеше», – диде республика җитәкчесе.
Искәртик, XVI Спас ярминкәсе 4 августтан 6 августка кадәр уза. Рыцарьлар турниры аның төп вакыйгасы булачак.