Татарстанда эссе һава торышы киләсе атна башында сакланачак
Казанда 5 августта алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, башлыча явым-төшемсез булачак. Төнлә һава температурасы +17..+19 градус тәшкил итәчәк, көндез синоптиклар +30..+32 градуска кадәр вәгъдә итә. Урыны белән секундына 12 метрга кадәр кыска вакытлы җилләр фаразлана.
Татарстан территориясендә 5 августта томан (төнлә һәм иртән), җилнең секундына 15-20 метрга (көндез һәм кич) кадәр көчәюе көтелә.
Татарстанда 6 августта явым-төшем көтелми. Төнге температуралар +15..+20 градус булыр дип көтелә, көндез һава +28..+33 градуска кадәр җылыначак.
Кызу һава торышы республикада киләсе атна башында , 7 һәм 8 августта да сакланачак. Көндез +28..+33 градус булачак. Бу чорда явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.