Кемеровода татарларның тарихына һәм бүгенгесенә багышланган конференция булды
Кемеровода «Кузбасс һәм Көньяк Себер татарлары: тарих һәм бүгенге» дигән бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Анда Россиянең 10 субъектыннан 70тән артык туган якны өйрәнүче галим, журналист, укытучы, иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре катнаша.
Чараның модераторы булып Татарстанның татар төбәкләрен өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов чыгыш ясады.
Дискуссион мәйданчыкның төп темалары Евразия халыклары арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту, Россиянең башка төбәкләренең һәм Кузбассның төбәкне өйрәнүне һәм мәдәниятен үстерү мәсьәләләре булды.
Конференциядә катнашучылар Мөнир мәчетендә, «Томск язучысы» музей-тыюлыгында һәм Юрты-Константиновы авылында калмак татарлары күпләп яши торган урында булды.